Алабугадагы юл һәлакәтендә «Ока» машинасы икегә «өзелгән». Зыян күрүчеләр бармы? [фото,видео]

Юл-транспорт һәлакәте бүген Алабуга районында, Тугарово – Окружная чатында, булган.

Юл чатында FORD TRANZIT вахта автобусы «Ока» машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт икенчел дәрәҗәдәге юлдан чыгып килүче FORD TRANZIT машинасының, төп юлдан җилдерүче «Ока»га юл бирмәве аркасында килеп чыккан.

Бәрелеш шулкадәр көчле булган ки, «Ока» машинасы икегә «бүленгән». Бәхеткә, «Ока» машинасы йөртүче вак-төяк тән җәрәхәтләре белән генә котылган.

ока1



Интертат

Бәйле