Фитра сәдакасын бирергә санаулы көннәр калды

Фитра сәдакасын бирергә санаулы көннәр генә калды. Аны Рамазан ае тәмамланганчы бирү шарт.

Быел мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлады, соңгы көне 4 июльгә туры килә, 5 июльдә — Ураза гаетенең беренче көне (Гает 3 көн билгеләп үтелә). Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитра сәдакасы өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип тә сәдака бирә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә үткән Голәмәләр шурасы һәм казыйлар утырышында әлеге мәсьәләләргә ачыклык кертелде һәм фитра сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.

Фитра сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, — 100 сум, йөзем бәясенә карап, — 600 сум. Фидия сәдакасы — 200 сум. Зәкят нисабы — 224 мең сум, фитра сәдакасы нисабы — 21,6 мең сум.

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров: “Әлеге сәдакалар кешенең матди мөмкинлекләреннән чыгып бирелә. Әгәр дә андый акчалар юк икән, азрак күләмдә бирергә була. Мөмкинлеге була торып та, фитраны бирмисең икән — бу гөнаһ гамәл санала. Гадәттә, сәдаканы Рамазан ае азагында бирәләр. Пәйгамбәребез фитра сәдакасы кимчелекләребезне бетерә, дигән. Ураза тотсак та, кайчагында ялгыш гамәлләр кылырга мөмкинбез. Сәдака исә шул кимчелекләрне юкка чыгара һәм тоткан уразабызның кабул булуына сәбәп булып тора”, — диде.

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Рамазан аенда фитра сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитра сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Әлеге сәдака мохтаҗларга бирелә. Фитра сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитраны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитраны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Лилия Локманова

(Диния нәзарәте сайтыннан алынды)

Бәйле