Мамадышта бер машина ике юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, бер кеше вафат [фото]

2 июньдә М-7 трассасында Татарстанның Мамадыш районы автоюлының 971 не чакрымында ике йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Моның турында Татарстан республиканың Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәре кешесе идарә иткән “Нисса-Патрол”  МАН машинасы белән бәрелешә. Җиңел машинаның хуҗасы һәлакәт булган җирдән качарга тели һәм, тизлеген арттырып, юлын дәвам итә. Нәтиҗәдә, 300 метр узуга,  Ниссан машинасы МАЗ йөк автомобиле белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина пассажиры — Кировта яшәүче хатын кыз үлә. Машина йөртүче җәрәхәтләр ала һәм хастаханәгә озатыла.

Хәзер прокуратура хезмәткәрләре һәлакәт факты буенча мәгълүмат җыя.

(Мәгълүмат ПроКазань сайтыннан алынды)

Бәйле