Төркиягә ялга барырга теләүчеләр чиратка тезелгән. Турлар җитәрме, бәяләр нинди булыр? [видео]

Киләсе атнада Русиядән Төркиягә чартер очышлары башланыр дип көтелә. Турлар Татарстанда да сатыла һәм Төркиягә барырга теләүчеләр чиратка тезелгән. Сораштыру Татарстанда ял итәргә теләүчеләрнең дә шактый булуын күрсәтте. //Азатлык радиосы//

 Төркиянең сивиль авиация баш идарәсе үз Twitter’ы аша Русиядән чартер очышларның 7 июльдә яңартылачагын игълан итте.

Русиядәге иң эре туроператорланың берсе – Pegas. Tоuristic инде турлар тәкъдим итә дә башлады. Әлеге ширкәтнең Казандагы сату урынындагы сатучы кыз «турлар бар, инде узган төндә онлайн сату системнарына чыгарылды», дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ихтыяҗ шул хәтле күп –кеше чират торып ала.

Ширкәт вәкиле турларны килештерү алдан башланган идеме дигән сорауга җавап бирә алмады. Сатучы кыз үзе дә ничек шулай тиз турларны сөйләшеп куюларына гаҗәпсенүен әйтте.

Бу ширкәттә Анталия, Кемер якларына бер атналак сәяхәтне кеше башына 39 мең сумга тәкъдим итәләр. Бу шенген виза таләп иткән Греция һәм Кыбрыс юлламаларыннан арзанрак.

Шулай ук Русиядәге эре туроператор саналган Coral Travel ширкәтенең Казан бүлегендә дә Анталия якларындагы кунакханәләргә юлламалар саталар, әмма бәягә юл хаклары кермәгән. Чартер очышларны әлегә килештерергә өлгермәдек, әмма берничә көннән, хәтта Казаннан да очышлар булачак, дип ышандырды турлар сатучы кыз Марина.

Төрле операторлардан тәкъдимнәр алып сатучы 1001 ширкәтенең Казан бүлегендә дә арзанлы бәяләр, беренче вакытка гына торачак, аннан соң күтәрелүен көтәбез, дип хәбәр иттеләр. «8 июльгә Мәскәүдән Анталиягә сөйләшенгән беренче чартерларга урыннар инде юк, 13-15 июльгә очкычларда урыннар инде аз калган», диделәр әлеге ширкәттә.

Русия белән Төркия мөнәсәбәтләре җайлану, ялга барырга мөмкинлек ачылу хакында татарстаннар төрле фикердә. Берәүләр барырга теләсә дә, шартлаулар, террор мөмкинлеге куркыта. Икенчеләре инде ял итеп кайткан, җәйне Татарстанда гына үткәрмәкче. Өченчеләре бу мәсьәләгә Русия мәнфәгатьләре күзлегеннән карый.

Бәйле