Татарстанда янә көчле юл-транспорт һәлакәте. Ике кеше вафат [фото]

Биектау районында көчле юл-транспорт һәлакәте булган. Ике кешенең гомере өзелгән.

 3 июньдә иртәнге 7дә “Казан – Дөбьяз” юлының 24 километрында юл-транспорт һәлакәте була. Лада Калина машинасының капоты ачылып китә, машина йөртүче каршы юла чыгып, ГАЗель машинаы белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә, җиңел машинада булган ике кеше вафат була.

Юл-транспорт һәлакәте урынында 5 махсус техниканың һәм 12 кешенең ярдәме кирәк була дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

 

(мәгълүмат Автосправочная сайтыннан алынды)

Бәйле