Мәдинә шәһәрендә Гает бәйрәме шартлау, кешеләр үлеме белән башланып китә [фото]

Согуд Гарәбстанның мөселманнар өчен изге саналган Мәдинә шәһәрендә көчле шартлау яңгырады. Террорчы Пәйгамбәр мәчете янында үзен шартлатып, ике полиция хезмәткәрен үтерде. //Азатлык радиосы//

 «Әл-Җәзира» хәбәр иткәнчә, ике кеше һәлак булды, берничә кеше яраланды. Террорчы ахшам намазына Пәйгамбәр мәчетенә керергә теләгән, анда керә алмагач, машиналар парковкасында үзен шартлатты, дип хәбәр ителә.

«Әл-Гарәбия» телеканалы мәгълүматларына күрә, шартлаудан соң берничә машина янгыны башланды. Әлегә шартлау өчен бернинди оешма җаваплылык алмады.

Моңа кадәр Согуд Гарәбстанның көнчыгышында урнашкан Әл-Катиф шәһәрендә дә интихарчы һөҗүме булды. Һәлак булучылар юк, дип хәбәр ителә.

Шартлау бәйрәм көне алдыннан булды. 5 июль көнне мөселманнар Ураза бәйрәмен билгели.

мщдинэ

Бәйле