Ришат Төхвәтуллин тамашачысын гадәти булмаган очрашуга чакыра [видео]

Үзе дә мәктәп елларыннан ук спорт белән дус булган Ришат Төхвәтуллин сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Имәнлек ял паркында йөгерү марафоны уздыра.

«Минем иҗат, яшәү рәвешем белән таныш булган тамашачым спорт белән шөгыльләнүемне, йөгерергә яратуымны беләдер. Тыгыз эш графигыннан соң йөгереп башымны ял иттерәм.

Тамашачылар да еш кына минем кайда спорт белән шөгыльләнүем белән кызыксына. Көн саен ук булмаса да, даими рәвештә Имәнлек ял паркына йөгерергә чыгам. Шуңа күрә уйладык та, менә шундый марафон уздырырга булдык. Йөгерү белән беррәттән, фанатлар белән дә очрашу булыр дидек. Безнең бу идеябызны Татарстанның халык артисты Зөфәр абый Хәйретдинов та бик хуплады. Марафонга үзе дә киләм диде. Киләчәктә әлеге эшне матур традицияга әйләндерербез дигән уебыз да бар», – диде безгә Ришат.

Димәк, яраткан җырчыгыз белән бергә йөгерәсегез килсә, 9 июль көнне сәгать 11.00 дә Имәнлек ял паркына килегез. Күңелле очрашулардан тыш сезне бүләкләр дә көтә.

Матур очрашулар әле моның белән генә чикләнми. 30 июль көнне җырчы авылдашларын, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләрен үз авылына кунакка чакыра. «Җәйге очрашулар» дип исемләнгән концерт-тамаша инде күркәм традициягә әйләнде. «Баштагы өч елында авыл мәчетен төзү өчен Хәйрия максатын күз алдында тотып оештырылган чара иде ул. Мәчет төзелеп беткәч тә, күпсанлы сораулар буенча әлеге концерт-тамашаны дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдек», – ди Ришатның администраторы Илгиз.

Июнь аенда туган якларында ял итеп, җанына сихәт алып килгән Ришат бүген исә яңа программа өстендә эшли, яңа җырлар яздыру белән мәшгуль. «Сентябрьда тамашачыга яңа программабызны тәкъдим итәчәкбез. Алдагысы белән чагыштырганда, монысына тагын да зуррак җаваплылык белән килеп, яхшырак итеп эшләячәкбез. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, узган сезон безнең өчен бик авыр булды. Инде хәзер эшләр, мөнәсәбәтләр җайлана, авырлыклар артта калды дип өметләнәм», – диде Ришат.

Шәһри Казан

Бәйле