Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә олы бәйрәм — икенче сабыйлары дөньяга килгән

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә икеләтә бәйрәм: икенче сабыйлары дөньяга килде. Нарасый Казанның 1нче бала тудыру йортында иртәнге 6 cәгать 23 минутта туган.

– Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы – 3570 грамм, буе – 53 см, – дип сөенече белән уртаклашты бәхетле әти. Зиннуровлар кызларына нинди исем сайлавын әлегә әйтмәде. Сүз уңаеннан, олы кызлары Зәлиягә 12 октябрьдә 5 яшь тулачак.

Без дә чын күңелдән Зиннуровларны котлыйбыз, гаилә бәхете һәм балаларының сау-сәламәт үсүләрен телибез!

 

Интертат

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий