Татарстанда һава торышы бозылуы көтелә, ә Сургутта инде торнадо булып узган [видео]

Сургут шәһәрендә инде атна буе начар һава торышы саклана, синоптиклар фаразлавынча, мондый һава торышы атна ахырына кадәр булыр дип көтелә.

 Бу көннәрдә Сургут халкын гаҗәпкә калдырган һәм шул ук вакытта куркуга салган тагын бер яңалык – Оби елгасы яныннан торнадо узуы. Торнадоны шәһәрнең төрле районнарыннан күреп булган.

Күбесе әлеге табигать күренешен фото, видеога да төшереп элгергән. Әмма, торнадоны бары биш минут кына күзәтеп булган. Шулай да, әлеге хәл бик уникаль һәл әлеге җирлектә беренче тапкыр күзәтелгән.

Белгечләр әйтүенчә, торнадоның барлыкка килүе аңлашыла. Сәбәбе – ерак түгел ике зур елганың – Оби белән Иртышның кушылуында. Торнадоларның алга таба да барлыкка килүе ихтимал.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе дә һава торышының бозылуы турында хәбәр итә.

Кисәтү 9 июльдә 9:00 сәгатьтән 10 июльнең 6:00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак. Синоптиклар фаразлавынча, 9 июльдә көндез һәм 10 июль төнендә яшен, көчле һәм бик көчле яңгыр, тизлеге секундына 15-20, хәтта 25 метрга кадәр җитәчәк көчле җил көтелә. Кайбер районнарда боз яву ихтималы да бар.

Бәйле