Казанда соңгы атнада 381 бала туган дип хәбәр итә Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе. Шуларның 198 – малай, 183 – кыз бала.
Иң яшь әни – 18, әти – 20 яшьтә булса, иң олы әни кешегә — 42, әтигә — 54 яшь.
Исемнәргә килгәндә, иң сирәк кушыла торганнары: Женевьева, Юстина, Лилиана, Игнат, Идель Эсма, Рауль, Радомир, Фандас, Луна-Виктория, Гумар, Фәннур, Захар, Лада, Саида булса, иң популяр исемнәр: Артем, Ясминә, Марк, Матвей, Әминә, Арина, Дарья, Әмир.
Шулай ук, соңгы атнада 213 пар гаилә корган. Иң яшь кияү белән кәләшкә — 18, иң олыларына – 55, 59 яшь.
—
—