Казанда «Тәмле Казан» II аш-су фестивале ачылды [фотолар]

8 июльдә Казанда Кабан күле яры буенда “Тәмле Казан” II аш-су фестивале ачылды. Әлеге чара кысаларында өчпочмаклар шоуы, азоттан ясалган туңдырма, талкыш кәләвә, пәрәмәч пешерү мастер-классы һәм әллә никадәр чара көтелә.

Былтыр әлеге фестивальдә барлыгы 10 ресторан катнашып, шәһәрлеләргә, килгән кунакларга үз ризыкларын тәкъдим итсә, быел исә “Тәмле Казан”да катнашачак аш-су рестораннары 30га җиткән. Алар өчен Кабан күле яр буенда, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында ачык һавада махсус 10 йорт корылган. Нәкъ менә биредә милли ризыклардан авыз итеп булачак.

Шунысы да бар: оештыручылар төп игътибарны татар милли аш-суларына бирергә җыена. Чөнки Идел буе федераль округында Татарстан – үз милли ризыклары белән мактана алган сирәк төбәкләренең берсе. Ләкин татар аш-сулары белән генә чикләнмәячәкләр. Биредә шулай ук грузин, көнчыгыш, Европа кухнясының йөзе булган ризыклардан да авыз итеп була. Әлбәттә, фестивальдә катнашу бушлай булса да, ризыкларны татып карау – түләүле.

— Фестивальдә без берничә көн дәвамында татар милли ашларын татарстанлыларга, туристларга яңа яктан ачарга җыенабыз. Әгәр былтыр беренче «Тәмле Казан» фестивале май бәйрәмнәре вакытында үткәрелсә, быел без аны бернинди бәйрәмгә, бернинди чараларга да бәйләп үткәрмәскә булдык, – ди Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова.

Казанның һәм Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясенең идарә итү рәисе Зөфәр Гаязов исә Казан Россиянең спорт башкаласы булуы белән беррәттән, мәдәни, кулинар башкаласына әверелелүен тели. Фестиваль дәвамында милли ризыкларның бәясенә дә игътибар итәчәкләр. Күчмә рестораннар тәкъдим иткән аш-суга бәя гадәттәгедән бераз арзанрак булырга тиеш.

Чараны оештыручылар бирегә бөтен гаилә белән килергә тәкъдим итә. Чөнки балалар өчен махсус мәйданчыклар да булачак. Мәдәни программа дәвамында “Казан” бию ансамбле, татар классик җырчылары, альтернатив музыканы башкаручылар һәм башка милләт вәкилләре чыгыш ясаячак.

Шулай ук биредә өчпочмаклар шоуы, үрдәк ите белән борай боткасы, азоттан ясалган туңдырмадан да авыз итеп булачак. Вегетарианнар өчен дөрес туклану буенча мастер-класслар узачак. Ә пәрәмәчне тамашачылар алдында ук пешереп, аларны татар милли ризыгы белән сыйлаячаклар.

Шунысы да бар: “Тәмле Казан”да иң тәмле ризыклар өчен тавыш та биреп булачак. Чарада “Иң яхшы милли ризык”, “Иң тәмле ризык” һәм башка номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Тавыш бирү өчен махсус кәгазьләр таратыла, нәкъ менә аларда үзегезгә ошаган ризыклар өчен тавыш биреп, махсус тартмага салырга кирәк булачак.

Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – рекордлы ризык әзерләү. Әгәр былтыр иң зур өчпочмак әзерләсәләр, быел иң озын кош теле пешерәчәкләр. Бу чара “Туган авылым” ресторанында 13 июль көнне 13.00 сәгатьтә узачак. Биредә рекордлы кош теленнән авыз итеп тә булачак. Фестиваль 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Интертат

Фотолар Бизнес-онлайн сайтыннан алынды

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий