Казан «Ефәк юлы» раллиен каршы алды, ләкин «Камаз» командасы лидерлыкны яулый алмады [видео]

9 июльдә Казанда «Ефәк юлы-2016» халыкара раллиның прологы булып узды. Ике чакрым араны беренче булып внедорожниклар узды, аннары — йөк машиналары. 

Казансу буйлап «Татнефть-арена» белән «Казан» гаилә үзәге арасындагы комлы трасса буенча узышу беренче сынау булды. Бу махсус участок якынча 2 км иде.

Внедорожниклар зачетында Peugeot командасыннан Франция пилоты, «Дакар» ралли-рейдында җиңүләр саны буенча рекордсмен Стефан Петерансель лидерлыкка чыкты.

Йөк машиналары арасында голландиядән Мартен ван ден Бринк Renault автомобилендә 1минут 51 секундта килеп, җитезлек күрсәтте. Аннан 3 секундка соңарып «МАЗ»да белорус Сергей Вязович килде. Өченче — тагын бер голландияле Паскаль де Бар килде. «КАМАЗ-Мастер» командасының алты экипажы арасыннан Эдуард Николаев иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, бишенче килде.

Бүген экипажлар Уфага юнәлә. Махсус участокның озынлыгы 136 км чамасы тәшкил итәчәк.

Татар-информ

Видео Бизнес-онлайн сайтыннан алынды

Бәйле