Мамадыш районында, куркыныч юл һәлакәте нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелгән [фото]

9 июльдә Мамадыш районында куркыныч юл һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, каршы юлга чыгучы машинаның йөртүчесе һаләк булган.

Мәскәү — Уфа юлының 956нчы чакрымында «Киа Рио» җиңел машина Газель йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә. Җиңел машина алда баручы автомобильне узарга дип каршы юлга чыга, ләкин маневрны тәмамлап өлгерми. Каршы юлда ул Газель йөк машинасына бәрелә.

Машиналарның руле артында 1971 елгы Актаныш кешесе һәм 1960 елгы Оренбург кешесе булган. Авариядә гаепле булган «Кио Рио» йөртүчесе шунда ук һаләк була. Газель йөртүчесе күпсанлы яралар белән Алабуга больницасына җибәрелгән.

 авария

Интертат

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий