Европа футбол беренчелегенең җиңүчесе билгеле булды [видео]

2016 елгы Европа футбол беренчелегенең финал уенында Португалия җиңү яулады. 1:0 исәбе белән ул Франция командасы җиңеп чемпион исемен алды. //Азатлык радиосы//

 10 июль кичендә бер ай дәвам иткән Европа футбол беренчелегенең финал уены узды. Анда Португалия һәм Франция арасында киеренке көч сынашу барышында Португалия җыелма командасы 1:0 исәбе белән җиңү яулады. Франция  турнирны көмеш медальләр белән тәмамлады.

Парижның «Стад де Франс» стадионында узган ярышның беренче таймы O:О исәбе белән тәмамланды. Тайм уртасында Португалиянең төп бомбардиры Криштиану Роналду каты бәрелеп алыштырылды. Икенче таймда исә капкаларга һөҗүмнәр күп булды, тик бер тупны да кертә алмадылар.

Өстәмә вакыт эчендә беренче таймда шулай ук туплар кертелмәде. Икенче өстәмә таймда исә португал уенчысы Антонио Эдер гол кертә алды.

Ни гаҗәп, Португалия уены беренчелек барышында ышанычлы булмады. Төркем уеннарын ул 3 тапкыр тигез исәп белән тәмамласа, Хорватия капкасына бары тик өстәмә вакытта гына туп кертә алды. Чирек финалда Польшаны ул пенальтида җиңде. Һәм бары тик Уэлс командасын гына төп вакытта 2:0 исәбе белән җиңә алды.

Франция исә 2014 елгы дөнья футбол беренчелеге чемпионнары Германия җыелмасын җиңеп, финалга уза алган иде. Моңа кадәр алар төркем уеннарында 2 җиңү яулап (бары тик Швейцария белән 0:0 булган), аннары соң Ирландия, чирек финалда Исландия командасын җиңде. Ярымфинал уенында Германияне 2:0 исәбе белән тар-мар итте.

«Бу — футболга кабер ташын кую»

Америкада яшәүче татар егете Ленар Мөхәммәдиев карады. Ул тәэсирләре белән уртаклашты: «Бу турнир көтелмәгән нәтиҗәләр алып килде. Дөресен әйткәндә, биредә Криштиану Роналду роле аз булса да, җиңүгә ул лаеклы дип уйлыйм. Турнир башыннан ук барлык команда күбрәк уенчыны саклануга куйды, уенны ул рәвешле алып барды. Дөресен әйткәндә, бердәнбер чын ихлас футбол күрсәткән команда Алмания булды. Ярымфиналда аларга уңыш елмаймады. Бәлки, Италия белән уйнаганнан соң «без барыбер җиңәчәкбез» дигән тынычлану булгандыр, югалып калдылар сыман.

Бу — башка сыймаслык нәрсә. Җиде уенның алтысын тигез исәп белән уйнаган, төркемдә өченче урын алган Португалия нәрсәдер сәбәпле чемпион була алды. Финалда да уены артык уңышлы дип әйтеп булмый, саклану позициясендә генә уйнадылар бит. Футболга кабер ташын кую бу. 2004 елда Грециядән башланды мондый уйнау: барлык команда саклана гына. 2014 елда гына Германия «матур футбол» уйный алды. Португалия тренеры яхшы. Уенчыларның өстенлекле һәм тискәре якларын яхшы аңлады, аларны оста кулланды. Үзен яхшы яктан күрсәтте, күңелсез уен белән булса да, нәтиҗәгә иреште. Ләкин җанатарлар матур күренешле уеннан мәхрүм булды

Кызганыч, елдан ел футбол сыйфаты начарая бара. Зур исәп белән беткән уеннар азая, күп уеннар өстәмә вакытка чыга, пенальтига җитәләр. Бер команда да алга йөгерми, күңелсез уеннар. Ничә уенны карадым, йоклата гына, түзеп тә булмый», дип сөйләде  Ленар Мөхәммәдиев.

Әкиятләр” беренчелеге

Бу чемпионат аеруча көтелмәгән командаларның уңышы белән истә калыр. Беренче чиратта сүз Исландия һәм Уэлс җыелмалары турында бара.

Исландия шактый танылып, күпсанлы тамашачыларның мәхәббәтен яулый алды. «Исланд могҗизасы» һәм «әкияте» дип аталган бу күренеш көчле әзерлеге булмаган исландларның чирек финалга кадәр үтүе белән бәйле. Исландиядә  җыелмасы уеннарын бөтен халык диярлек карады, ил халкының 9%-ы беренчелеккә килеп, аның өчен җан атты. Уеннар үткән шәһәрләрдә хәтта Исландия байрагы һәм киемен табып та булмый, аларны барысын да күпсанлы җанатарлар сатып алган.

Уэлска килгәндә, ул да зур беренчелектә күптәннән катнашмаган. Дөрес, бу командада Гаррет Бейл кебек танылган көчле уенчылар да бар иде, Исландиядә, мәсәлән, шуның кадәр танылган уенчылар юк. Шуңа карамастан, Уэлсның да ярымфиналга кадәр үтә алуы күп кенә букмекерларны һәм спорт күзәтүчеләрне гаҗәпләндерде.

Әкият булып бу беренчелек Русия өчен була алмады. Русия халкының зур өметләренә карамастан, тренер Леонид Слуцкий команда уенын камилләштерә алмады. Русия Уэлс тарафыннан 3:0 исәбе белән тар-мар ителеп, өйгә һәм курортларга кайтып китте. Аннан соң исә җыелма тирәсендә көчле җәнҗал куерган.

Европа футбол беренчелеге 10 июньнән 10 июльга кадәр дәвам итте. Анда 24 команда катнашты. Турнир бюджеты 3 миллиард евродан бераз әзрәк булды дип исәпләнә.

Бәйле