Татар артистлары утырган автобусны саздан ике трактор тартып чыгарган [видео]

Артист тормышы җиңел түгел. Бер төркем татар артистлары утырган Hyundai автобусы сазда батып калган.

Бухәл 9 июль көнне Чувашия якларында килеп чыккан. Татар артистлары төялгән зур автобусны тартып чыгарырга хәтта ике трактор кирәк була!

«Менә шундый югары нотада без 2016 ел сезонын тәмамлыйбыз!» — дип шаярта видеоның авторы «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.

Артистлар.ру

Бәйле