Бөгелмәдә 1 яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән

Бөгелмәдә 1 яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән. Кызганычка каршы, яшыгыч ярдәм белән хастәханәгә барганда баланың гомере өзелгән.

 Сабый күпбалалы гаиләдә тәрбияләнгән. Бу көнне барлык балалар да, әти-әни дә өйдә була. Әти кеше олы балалары белән юыну бүлмәсенә кереп китә. Ә корсаклы ана берәз ятып, хәл алырга уйлый. 1 яшь тә 4 айлык бала үзе генә кала. Бүлмәдәге тәрәзә ачык калган  була. Бала подоконника менеп 4 каттан егылып төшә.

Әлеге хәл тагын бер кат кечкенә балаларга игътибарлы булырга, үзләрен генә калдырмаска кирәклеген искәртә.

Газиз сабыйларын югалткан ата-анага Аллаһы Тәгалә сабырлык-түземлекләрен  бирсен иде!

 

Бөгелмә газетасы

Бәйле