II Мөселман яшьләре форумында катнашучыларны нинди сюрпризлар көтә?

16-23 июльдә Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. 

Форум чатыр лагеренда узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы форумның катнашучылар саны буенча аерылып торуын билгеләп узды. Беренче форумда 80 кеше катнашкан, алар арасында Татарстаннан, Башкортостан, Чуашстаннан вәкилләр булган. Икенче форумга 200 кеше килергә теләк белдергән, тик аларның 120 се генә катнашачак. Бу яшь чикләүләре белән бәйле. “Форумда 18-35 яшьтәге кешеләргә катнашырга ярый. Безгә 14-16, 38-40 яшьтәгеләр дә мөрәҗәгать иткән иде, тик аларны кертмәдек. Яшь кысаларын билгеләгәч, ул кагыйдәләргә буйсынырга кирәк инде”, — диде Камил хәзрәт.

“Форумның географиясе дә киңәйде. Быел анда Кырымнан тыш, Ханты-Манси автоном округы, Удмуртия, Пенза, Чиләбе, Мәскәү, Киров өлкәләреннән катнашучылар булачак. Татарстанның барлык районнары колачланган. Былтыр форумны беренче тапкыр уздыру барышында күзәтелгән кимчелекләрне быел исәпкә алып, төзәтеп, оештыру мәсьәләләрен тагын да яхшыртырга теләдек”, — диде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт форумның ачылыш тантанасы яңа резиденциядә – Галиев мәчетендә узачагын хәбәр итте. “Сюрпризлар күп булачак. Без Мароккодан зур дини тәгълиматчы, Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән Абдерахим Лакрим килүен көтәбез. Ул былтыр да килгән иде. Ул көн дәвамында вакытын яшьләр белән уздырачак”, — диде ул.

“II Мөселман яшьләре форумы” нда Сабан туе үткәреләчәк. Бу хакта  тулырак Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы Айгөл Биктимерова белдерде.

“Форумдагы яшьләр татар халкының милли көнкүреше, традицияләре белән якыннан таныша алачак. Әйтергә кирәк, чит төбәкләрдән килгән яшьләр татар халкы традицияләре белән бик тә кызыксына. Бу максаттан Сабан туе уздырачакбыз”, — диде Айгөл Биктимерова.

Айгөл Биктимерова яшьләрнең белемгә тартылуын билгеләп үтте. “Быел да күренекле дини тәгълиматчы Абдерәхим Лакримның киләчәгендә шик тумады. Яшьләр үзләре дә алдан ук форумга кемнәр килүе белән кызыксынды. Шуңа күрә форумның планын, программасын төзегәндә, моңа игътибарны юнәлттек. Көн саен лекция, әңгәмәләргә вакыт бүләчәкбез. Форумга кадәр кемнең ни белән кызыксынуы, кайсы өлкәдә белемен баетырга теләве турында сораштык. Яшьләргә кызыклы лекторларны чакырдык”, — диде ул.

“Без форум кысаларында әхлакый тәрбия, экологик, спорт юнәлешләрен дә колачларга ниятлибез. Форумның программасын шулай төзедек – анда квестлар, трениниглар узачак. Тагын бер юнәлеш – волонтерлык юнәлеше. Яшьләрнең моңа кызыксынуы зур”, — диде Айгөл Биктимерова. Аның әйтүенчә, форум кысаларында интеллектуаль уен рәвешендә диспутлар узачак. Ә аның нәтиҗәсе буларак 23 июль көнне Казанда Бауман урамында флешмоб узачак. “Аның әлегә ничек үтәчәген әйтә алмыйбыз. Яшьләр моны үзе хәл итәчәк. Бу флешмоб безгә, оештыручыларга да, бер табышмак булып тора. Нәрсә булачагын үзебез дә 23 июль көнне беләчәкбез” — диде.

Спикер әйтүенчә, форум кысаларында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар үткәрү дә ниятләнә. Көн саен 10 нан 11.30 га кадәр төрле шәхесләр белән очрашулар үтәчәк.

 

Татар-информ

Бәйле