«Сомга йөрергә весым җитми» — ди, 20 кг балык тоткан Рамил Шәрәпов [фото]

Танылган шоумен Рамил Шәрәпов сәхнәдән бушаган арада балыкка йөрергә ярата.

Күптән түгел балыкка барулары шактый уңышлы тәмамланган. Иртәнге дүрттән төшке ашка кадәр утырганнар. Нәтиҗәдә өч кешегә тоткан балыкларның гомуми авырлыгы 20 килога җитә язган.

Фотодагы байлыкны боҗрага тотканнар. Сулыкның төбенә кыл белән көймәдән туп хәтле кормушка төшерелә, ә кармаклы кылны исә шул кылга боҗра (кольцо) белән беркетеп җибәрәләр. Агымсу кормушкадагы икмәк, ботка һәм башка азык-төлекне юдырып, якын-тирә балыкларны үз янына җыя. Һәм шунда көтмәгәндә татар эстрадасы йолдызы кулыннан төшкән суалчан килеп чыга. Гадәттә, бу ысул белән корбан балыгын (лещ, подлещик) тоталар. Шәрәпов көймәсендә дә шулар ята. «Сомга йөрергә весым җитми, шуңа лещ тотам» — дип көлә Рамил.

рамил

Артистлар.ру

Бәйле