Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов тамашачыларын яңа клип төшерүдә катнашырга чакыра

Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов башкаруында “Син һәм мин ” җырын инде күпләр яратып өлгерде. Җырның авторлары: Анна Попова һәм Гүзәлия. Иҗади гаилә җырга клип та төшерергә уйлый.

 Әлеге яңалык белән Салават Миңнеханов социаль челтәрдәге шәхси битендә бүлеште. Клипның эчтәлеге бик кызыклы булырга ошаган: “Әлеге шаян клип ике гашыйк йөрәк турында. Араларында  киртәләр барлыкка килсә дә, чын мәхәббәтнең көче аларга бергә булырга ярдәм итәчәк, ” – дигән ул.

Иң мөһиме, клипны төшерүдә һәр теләгән кеше катнаша ала, моның өчен бары Салаватның үзенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Клип Казанда төшерәләчәк.

Бәйле