«Тамашага корылган туйлар, кыз алу йоласы модадан чыгачак»- ди белгечләр. Берничә елдан татар туйлар нинди булыр?

Чын татар туен әти-әниләре кулыннан язылган дога тегелгән түбәтәй, калфак кигән яшь пардан, самовар һәм чәй табыныннан башка күз алдына китереп булмый. Бу хакта Татар яшьләре көннәре делегатларына “XIX гасыр татар туе” проекты режиссеры Лира Шәйхетдинова сөйләде.

Ул бу юнәлеш белән бер ел элек шөгыльләнә башлаган. Әлеге тема белән кызыксынып киткәч, интернетта да, китапларда да борынгы татар туйларының ничек үткәрелгәнлеге хакында мәгълүматның аз булуы ачыкланган. ТР Милли музеенда гына Лира Шәйхетдинова күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның татар туен тасвирлаган язмаларына тап булган. Аннары Каюм Насыйриның Казандагы музей-йортына барып, аның халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли йолаларына багышланган башка хезмәтләре белән танышкан.

 “Хәзерге вакытта без XIX гасырда Казан татарлары үткәргән туйларны популярлаштырабыз, шул чордагы мөһим туй элементларын заманчалаштырабыз. Бүген Казанда чын татар туйлары оештыру белән шөгыльләнүчеләр юк дәрәҗәсендә. Бу юнәлешне тирәнтен өйрәнеп, борынгы йолаларыбызны халыкка кире кайтарасыбыз килә”, – дип билгеләп үтте Лира Шәйхетдинова. Аның сүзләренчә, татар гаиләләре өчен туй элек-электән тормыштагы иң мөһим вакыйгаларның берсе булган.

“Элек татар туйларында ир-егетләр түбәтәй кигән. Аның эченә дога теккәннәр. Доганы бәхетле пар – аларның әти-әниләре яки абый-апалары, әби-бабайлары язган. Калфакларга да дога тегү гадәте булган. Шул рәвешле, гаиләне күз тиюдән саклаганнар”, – дип сөйләде Лира Шәйхетдинова.

Татар кызлары туйда бервакытта да баштанаяк төренмәгән, нәфислеген ассызыклап торган, халкыбызның нечкә зәвыгын чагылдырган күлмәк кигән, андагы һәр элемент билгеле бер мәгънә аңлаткан, еш кына күлмәк яшел төстә булган. Милли калфак кызның йөзенә башкалардан аерылып торырлык гүзәллек өстәгән. Чулпылар, колак алкалары да күз тиюдән саклауга хезмәт иткән. Татар туе үзенә хас купшылыгы белән аерылып торган. Ул милли уеннар, сандык кертү, чәй эчерү кебек йолалар, җырлар, биюләр белән үрелеп барган.

Лира Шәйхетдинова заманча туйда шарлар, синтетик тукымаларга һәм ясалма чәчәкләргә урын булмаска тиешлеген билгеләп үтте, кыр чәчәкләре, башак ише табигать байлыкларына өстенлек бирергә киңәш итте. Тамаша, шоуга корылган туйларның берничә елдан модадан чыгачагын фаразлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенгәчә сакланып калган кыз алу йоласы – беркемгә дә кирәкми торган фольклор элементы. Аны уздырып торуның мәгънәсе юк. Күп еллар дәвамында туйлар оештырган Лира Шәйхетдинова тәҗрибәсенә таянып, кызларга җомга көне кияүгә чыгарга киңәш итте.

 

Татар-информ

Бәйле