Буада автомобиль шартлаган, машина хуҗасы хастаханәгә озатылган

15 июльдә көндезге сәгать 3 ләрдә шәһәрнең Вахитов урамындагы “Магнит” кибете каршында “Ниссан” автомобиле шартлады дип хәбәр итә районның “Байрак басмасы.

Вакыйга урынына коткаручылар, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме машинасы китә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта 3 кв метрда «Ниссан Икстрейл» автомобиле яна торган була. Янгынны сүндергән вакытта машина салонында пропанлы ике газ баллоны табыла, аларның берсе шартлаган була.

Автомобильнең салоны һәм арткы өлеше янып беткән. «Ниссан»ның хуҗасы, 1961 елда туган ир-ат Буа Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Район үзәк дәваханәсе “Ашыгыч ярдәм” бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ир-ат пешкән, ул хәзерге вакытта хирургия бүлегендә дәвалана.

Татар-информ

Бәйле