II Мөселман яшьләре форумы ачылды [фото]

16-23 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумын уздыра.

16 июльдә, форум делегатлары нәзарәтнең тукай урамында урнашкан яңа бинасына җыелдылар. Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында форумны ачу тантанасы үткәрелде. Чарада шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфтинең киңәшчесе Ришат Хәмидуллин, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге баш белгече Илгиз Сарманов һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин катнашты.

Аңа кадәр мөселман яшьләре Галиев мәчетендә өйлә намазын укыдылар.

Камил хәзрәт республиканың төрле районнарыннан һәм шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган яшьләрне сәламләде, форумның һәркемгә файдалы бер чара булуын теләде. Бабаларыбыз ислам динен кабул иткән Болгарда дини мирасыбыз белән якыннан танышырга, дини гыйлем тупларга, кызыклы, мәгънәле мөгаләмәләр корырга чакырды.

Нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренә караганда, форум кысаларында әхлакый тәрбия, экология, спорт юнәлешләрендә квестлар, трениниглар уздыру каралган. Интеллектуаль уен рәвешендә диспутлар узачак. Форум кысаларында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар үткәрү дә ниятләнә. Көн саен 10 нан 11.30 га кадәр төрле шәхесләр белән очрашулар үтәчәк.

22 июльдә  “II Мөселман яшьләре форумы”  кысаларында сабан туе уздырыла. Шулай ук форумның бер көнендә Татарстан мөфтиенең яшьләр белән аерым очрашуы, аларга вәгазь сөйләве, сорауларына җавап бирүе көтелә.

ТР МДН

Бәйле