Аксубайда ат бәрдергән машина йөртүчесе кома халәтендә [фото]

Аксубай районында юл-транспорт һәлакәте булган. Юлга чыккан ат бәрдертелгән, ә машина йөртүчесе комада.

 Юл һәлакәте шаһитлары әйтүенчә, зыян күрүче, каршыга килгән машинаның ут яктысы күзен чагылдыру сәбәпле, юлга чыккан атны күрмәгән һәм аны бәрдергән. Машинаның түбәсенә нык зыян килгән.  Машина йөртүче кома халәтендә Казан хастаханәсенә озатылган.

Әлеге машинада балалар да булган, дип хәбәр итә “Заря» – район мәгълүмат чыганагы.

ат1

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий