Балтачта мөселман балалары Сабан туе үткәрелә [фото,видео]

Бүген Татарстанның Балтач районында IX  мөселман балалары Сабан туе бәйрәме башланды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, бәйрәмне оештыручыларның берсе, Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.

Республиканың баш казые   балалар мөселман сабан туе 18 яшьтән кечерәк катнашучылар саны буенча киң колач җәя дип белдерде. Быел Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Эл, Оренбургтан балалар килгән.

Районда тугызынчы тапкыр үткәрелә торган бәйрәм Бурбаш урта мәктәбендә беренче сыйныф укучысының Коръән сурәләрен укуыннан башланды. Аннары Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды. Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында быел бәйрәм мәйданчыгына кунакларның күп җыелуын һәм чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын белдерде. Республикада традицияләрне, телләрне, диннәрне саклауга зур игътибар бирелә. Әгәр бу кыйммәтләрне балаларыбызга тапшырмасак, барлык байлыкны югалтырга мөмкинбез», — диде республика Президенты.

Татарстан лидеры быел сабан туйлар Россиянең 57 төбәгендә һәм дөньяның 27 илендә узды дип әйтеп китте. «Балтач районында оештырылган Сабан туе бик кызыклы һәм кирәкле дип саныйм», — диде ул һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, мондый чаралар кешеләрне якынайта һәм берләштерә, «иң мөһиме — тынычлык, татулык һәм дуслык».

Сабан туе балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла диде Җәлил хәзрәт Фазлыев. «Республиканың, илнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе — бездән», — дип билгеләп үтте ул.

Сабан туенда төрле яшьтәге балалар өчен конкурслар, викториналар уза, шулай ук 35, 50, 60 кг һәм аннан да авыррак категориядә билбаулы көрәш ярышлары планлаштырылган. Абсолют батырга скутер бүләк ителәчәк, әмма ул җирәбә салу ысулы белән билгеләнәчәк. Балалар ат чабышларында да катнаша ала.

Бәйрәмдә балалар һәм аларның остазлары милли татар биюләрен һәм җырларын тәкъдим иттеләр. Мәртәбәле кунаклар JuniorSkills район конкурсы лауреатлары эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар.

Бәйрәмгә гаиләсе белән Айсылу Лерон да килгән.

 

Татар-информ

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий