Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре ачылды [видео]

16 июльдә Түбән Новгород өлкәсе Краснооктябрьский районы Уразавыл (Уразовка) авылында мәшһүр татар җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылды. Тантанага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. //Азатлык радиосы//

Уразавыл халкы, милли мохит тудыручы шушындый чараларга сусаган икән. Һәйкәл ачу тантанасына килгән татарстаннарны каршы алганда сөенеч-шатлыклары йөзләренә чыккан иде. Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевне мәңгеләштерү тантанасындагы йөзләп кеше, шул исәптән Мәскәүдән кайткан Рушания Габдрахимова да бу вакыйганы күптән көткән.

“Без Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевнең җырында, аларның мәдәниятендә үстек. Әлеге вакыйга мине яшьлегемә алып кайтты”, диде ул.

Чараның төп авторы, Рәшит Ваһапов вакыфы башлыгы Рифат Фәттахов, Уразавылда атаклы якташларга багышланган тулы бер тарихи-мемориал комплекс булдыру нияте бар дип белдереп, проектның дәвамлы булачагына ишарәләде.

“Башта Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевкә багышланган зур гына һәйкәл куярга иде исәп, аннары киңәшә торгач, аерым бюстлар куеп, территорияне тарихи-мемориаль комплекс итү отышлы дип килешенде.

Милләтне саклау һәм үстерү коры сүз белән генә хәл ителми, ул эшләрдән тора. Шушы бөек шәхесләр мисалында яшьләрне тәрбияләү, аларның күнелендә горурлык уяту — ул инде милләтне үстерү юлында конкрет эш”, диде Фәттахов.

Кызыл Октябрь районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Максуд Яруллин сүзләренчә, алга таба яшьләрнең язылышуы да шушы урында үтәчәк. Әлеге аллея мәдәни чараларның үзәге булыр дип көтелә.

Тантананың иң башында да, барышында Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев җырлары яңгырап торды, тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева да монда иде. Әлеге шәхесләр белән якташларының горурлануы сизелде. Һәйкәл ачу бәйрәмендәге халыкны татарлык, туганлык хисе берләштерде. Бигрәк тә бу Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен алкышлауда күренде. Түбән Новгород татарлары аңа дәррәү кул чапты. Төбәк губернаторы Валерий Шанцев та, “Исәнмесез, кадерле дуслар!” дип сүзен татарча исәнләшүдән башлады.

“Түбән Новгород җирлегендә туган талантлы шәхесләр бик күп. Тик алар сафында Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев аерым урын алып тора. Татар мәдәнияте Новгород өлкәсен генә түгел, ә бөтен Идел буе төбәген баетты”, диде губернатор.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, әлеге бөек җырчыларның татар халкының рухи мирасына гына түгел, Русия мәдәниятенә дә зур өлеш кертүен әйтте. Һәйкәл куюга, татар гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә өлеш керткәне өчен Валерий Шанцевка рәхмәтләрен җиткерде.

Ваһапов белән Бигичека бюстларны күренекле татар сынчысы Мәхмүт Гасыймов ясаган иде. Казанда әлеге авторның Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче һәм Державин һәйкәлләрен күрергә була. Проектның архитекторы — Герман Бакулин.

Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевкә бюстлар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцев, өлкә татар конгрессы, Кызыл Октябрь районы хакимияте, Ваһапов вакыфы ярдәмендә булдырылган.

Бәйле