«Миллениум» күперендә машина әйләнеп капланган

Иртәнге сәгатьләрдә Казанның “Миллениум”  күперендә машина әйләнеп капланган. Һәлакәт зур транспорт тоткарлыгын барлыкка китергән, машиналар бер полоса буенча гына хәрәкәт иткән.

Социаль челтәрләрдә урнаштырган фотолардан, машина йөртүчесенә зыян килмәгәне күренә. Әлегә һәлакәтәнең ничек килеп чыкканы билгесез. Кайбер шаһитлар машина эвакуатордан әйләнеп төшкән дип фаразлый.

 

 

Бәйле