Атик Али: “Хәйдәр Бигичевка һәйкәл куелган көнне дә күрдем” [видеохәбәр]

Финляндия татар җәмгыяте рәисе Атик Али Татар тудей хәбәрчесенә мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылуга сөенүен белдерде. Ул бу чарага махсус кайта, Түбән Новгород өлкәсе Уразавылда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивален дә тамаша кыла.

 Узган атна азагында Түбән Новгород өлкәсе Уразавылда үткән Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивалендә без җирле халык, танылган җырчылар арасында Финляндия татар җәмгыяте рәисе Атик Алины да  очраттык. Ул бу чарага махсус килүен, бөек җырчыларны шушылай зурлауларын берничә ел көтүен әйтте.

“Хәйдәр абый минем якын дустым иде. Без 1985 еллардан башлап, аның соңгы көннәренә кадәр элемтәдә тордык. Рәшит абыйның әтисе һәм минем әбиемнең әбисе алар бертуганнар. Ул минем бабай белән икетуган (двоюродный). Һәм аларны шулай фестивальләр белән искә алу, һәйкәлләр кую, туган якларын бизәү йөрәккә май булыр ятты. Мин бу проект турында өч ел элек ишеткән идем һәм әлеге һәйкәлләр булачагына иманым камил иде. Аллага шөкер, мәшһүр татар җырчыларына да һәйкәл куелган көнне күрдем”, диде ул Татар тудей хәбәрчесенә шатлыгы белән уртаклашып.

Халык арасына килеп керүгә, җирле халыкның да якташларына багышланган җыр бәйрәмен көтеп алуларын тойдык. Уразавылда Ваһапов фестивале тамашачылары бер тавыштан, мондый чараларның татар халкы өчен бик кирәк булуын җиткерде. Ваһапов белән Бигичевка һәм оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр.

“Мондый бөек җырчылар 50 яки 100 елга бер генә туалардыр. Мин инде Хәйдәр абый үлгәннән бирле аның тормышын һәм иҗатын күзәтеп киләм.”, диде Хафиз Әләүтдинов.

Ул  әлеге чарага буш кул белән килмәгән, үзе белән Хәйдәр Бигичев турында җыйган мәгълүматларын да алган, алар белән безне дә таныштырды. Хафиз әфәнде әлеге материалны киләчәктә китап итеп бастырырга ниятли.

Бәйрәмгә Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевнең җырларын тыңлап үскән урта һәм өлкән буын, балаларыбыз да татар җырларында тәрбияләнсеннәр иде, дип яңа буынны да алып килгәннәр.

“Рәшит Ваһапов , Хәйдәр Бигичев кебек шәхесләр безнең һәрбер төбәктә диярлек бар. Алар турында кайгырту, исемнәрен мәңгеләштерү Татарстанның максаты һәм бурычы”, диде безгә әлеге бәйрәмнең төп оештыручысы, Рәшит Ваһапов вакыфы рәисе Рифат Фәттахов.

Татар җыр сәнгате йолдызлары туган ягында сәхнә тотучы җырчылар арасында күпчелекне Ваһапов фестивале лауретлары тәшкил итте.

“Рәшит Ваһапов репертуарыннан “Рамай” җырын башкардым һәм җыр аша халыкка гореф-гадәтләребезне күрсәтәсем, Ваһаповның моңын җиткерәсем килде. Андый җырлар безнең өчен кирәк. Рәшит абый да Хәйдәр абый да минем өчен үрнәк, иҗат итәргә этәргеч бирүчеләр”, диде җырчы Рәнис Габбазов.

Яшь җырчылардан тыш, Хәйдәр Бигичевның сеңлесе Халидә Бигичева, тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева, Ринат Вәлиев, Рамил Курамшин, Илһам Вәлиев кебек билгеле җырчы, баянчылар да чыгыш ясады. Тамашачылар башкарылган милли, моңлы җырларны көчле алкышларга күмде.

“Бу вакыйга бик куандыра, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә. Әлбәттә, оештыру ягыннан кечкенә генә җитешсезлекләр, эшләнәсе эшләр бар, алар һәрбер чарада була. Тик мондый җыеннар кабатлана барса, ешрак оештырылып килсә, тагын да камилләшәчәк”, дип белдерде Уразавылда яшәүче Рифат әфәнде.

 

 

 

Бәйле