«Вконтакте»да җырларны тыңлаган өчен акча түләргә туры киләчәк

«Вконтакте» социаль челтәрендә аудиоязмалар бүлеге кулланучылар өчен түләүлегә әйләнәчәк.

Дөрес, яраткан җырларыңны бушка да тыңларга була. Ә җырларны үз шәхси битеңә куша башласаң, акча түләргә тиеш буласың.

«Башкаручыларны яратасыз икән, аларга ярдәм дә итәргә тиешсез. Музыкантлар безне яңа иҗат җимешләре белән сөендерсен өчен, акча да эшләргә тиеш бит. «Вконтакте» челтәрендә моның өчен бер чынаяк кофе бәясе генә акча түләргә туры киләчәк», – дип белдергән «Warner Music Group»ның Россиядәге генераль директоры Александр Блинов.

Аудиоязмаларны түләүле итү ел азагына кадәр кертелергә тиеш. Мөгаен, айлык түләү системасы кулланылыр.

Интертат

Бәйле