Рәссам Амит Шимони Владимир Путинны хипстер образында сурәтләгән [фото]

Рәссам Амит Шимони Русия президенты Владимир Путинны һәм совет лидеры Владимир Ленинны хипстерлар образында сурәтләгән. Әлеге эшләр рәссамның проект сайтында урын алган.

Хипстерлар образында Германия  канцлеры Ангела Меркель, АКШ президенты Барак Обама, АКШның Республика партиясеннән президентлыкка кандидат булучы Дональд Трамп һәм АКШның Демократик партиясеннән кандитат Хиллари Клинтон да тәкъдим ителгән.

4

Аннан тыш, Амит Шимони Британия патшабикәсе Елизавета II сурәтен дә ясаган булган. Авраам Линкольн, Эрнесто Че Гевара, Шарль де Голль, Джордж Вашингтон, Рональд Рейган, Джон Кеннеди, Махатма Ганди, Мао Цзэдун, Маргарет Тэтчер, Уинстон Черчилль кебек танылган сәясәт эшлеклеләре дә хипстер образында сурәтләнгән.

Мәгълүмат Газета.ру сайтыннан алынды

Бәйле