Казан Уфа белән берлектә хоккей буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә мөмкин

Уфа башка шәһәр, аерым алганда, Казан белән белән зур күләмле халыкара турнир үткәрүгә уртак заявка бирә алыр иде. Бу хакта Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов интервьюда әйткән.

“Зур күләмле халыкара турнир, әйтик, хоккей буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә ике шәһәрдән уртак заявка бирү – яхшы фикер. Казан, Чиләбе, Екатеринбург, Самара – бу шәһәрләр Уфадан 400-500 километр ераклыкта гына урнашкан. Аларда ярышларын югары дәрәҗәдә узыдырып җибәрү өчен кирәкле инфараструктура бар”, — дигән ул.

“Безне Казан белән 3-4 елдан югары тизлекле автомагистраль тоташтырачак, димәк, Татарстан башкаласына 4-5 сәгать эчендә барып җитеп булачак дигән сүз. Безнең төбәкләрнең мәдәни һәм тарихи якынлыгы турында әйтеп тә тормыйм, — дип дәвам иткән республика башлыгы. – Уртак заявканың тагын бер уңай ягы – чыгымнар төбәкләр тигез бүленә, ярышларга килүче җанатарлар саны арта. Шуңа да хезмәттәшләр белән очрашкан вакытта мин бу вариантын тәкъдим итәчәкмен”.

 

Татар-информ

Бәйле