Бүген татар телле радиостанцияләр арасында волейбол турниры узачак

Бүген, 26 июльдә республиканың татар телле радиостанцияләрендә эшләүчеләр пляж волейболы турнирын оештырачак. Ярыш Казанның Су спорты төрләре сарае янындагы пляж волейболы үзәгендә 14 сәгатьтә башлана.

Шулай итеп, тыңлаучылар яраткан журналистларын колакчыннар киеп тапшырулар алып баручылар ролендә түгел, ә пляж волейболын уйнаучылар сыйфатында күрә алачак.

Турнирның кагыйдәсе буенча, былтыр җиңүче булган команда киләсе елда ярышларны оештыра. Былтыр турнирда “Тәртип FM” җиңгән иде. Шул сәбәпле, быел ярышларны шушы радиостанция үткәрә.

Быел иң оста һәм төгәл итеп туп сугучы радио командасы исеме өчен көрәшкә «Тәртип ФМ», «Татар Радиосы», «Болгар», «Татарстан», Чаллының «Күңел», Мамадышның «Нократ дулкыннары» һәм «Азан» интернет-радиосы хезмәткәрләре чыга. Командалар катнаш булачак.

илнур

Өч ел элек турнирга нигез салган, хәзер “Азан” интернет-радиосы баш мөхәррире булган Илнур Фәйзрахманов спорт уеннарының «Татар радиосы»ның ул вакыттагы директоры Алмаз Миргаязов белән берлектә гамәлгә куелганын искәртте. Илнур Фәйзрахманов әйтүенчә, алдагы елларда ярышларга якынча 35-40 лап кеше җыелган. “Без баштарак радиода алып баручыларны гына катнаштырырга дип уйлашкан идек, әмма кайбер радиостанцияләр эфирда эшләүчеләрдән генә команда җыеп бетерә алмый. Шуңа күрә инженерлар, тавыш режиссерлары да, кыскасы, радио эшчәнлегенә катнашы булганнар барысы да уйный ала”, — диде ул. Илнур Фәйзрахманов үзе дә уйнарга җыена. Турнирда радио коллективындагы 9 кеше үз көчен сынап караячак.

тщртип

“Тәртип FM” алып баручысы Райнур Шакиров әйтүенчә, бу ярыш, беренчедән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чарасы, икенчедән татарча сөйләүче радио журналистларын очраштыру,берләштерү, татар телен камилләштерү, үстерү, үзара дуслыкны ныгыту, тыңлаучылар белән элемтәләрне ныгыту чарасы.

“Болгар радиосы” журналистлары “Болгар радиосы” символикасы төшерелгән футболкалар кияргә җыена. Ярышларда катнашу өчен барлыгы 8-9 лап кеше җыелган. Командада алып баручылар, музыкаль мөхәррир, монтажерлар да уйнаячак. “Бу турнир “Болгар радиосы” инициативасы белән башланып киткән иде. Мондый ярышлар кирәк дип саныйм. Ни өчен дигәндә, без еш күрешмибез. Бу волейбол уйнау гына түгел, коллегалар белән үзара танышу, аралашу, ниндидер проблемаларны уртага салып сөйләшү мөмкинлеге дә. Ярышлар арасында күңел ачарга да вакыт кала әле анда”, — дип белдерде радионың яңалыклар хезмәте баш мөхәррире Айнур Әхмәтов. Аның әйтүенчә, команданың җиңәргә исәбе булса да, әзерләнергә вакыты күп булмаган. “Тамашачыларны күбрәк җәлеп итү максатын күздә тотып, бәлки, киләчәктә турнирның форматын бераз үзгәртергәдер дип тә уйлыйм. Бу мәсьәләгә игътибарны арттырасы бар әле”, — дип фикерен җиткерде Айнур Әхмәтов.

“Татар радиосы” турнирга тыңлаучылары килеп җан атачакларына өметләнә. Ди-джей Ленар Гыйләҗев үзләреннән 3 егет һәм 2 кыз уйнаячагын әйтте. “Тамашачылар да булыр дип уйлыйм. Бу бит инде үзе бер бәйрәм. Дөрес, әзерләнергә бик вакыт булмады. Җәй көне кеше жыю авыр, кубесе җәйге ялда, мәсәлән, “Уян, Татар! 7:00 агентлары”. Шуңа күрә булган хезмәттәшләр белән, туп тотып карар өчен, 2-3 уен уйнап алдык”, — диде Ленар.

нократ

Мамадыш районының “Нократ дулкыннары” радиосы турнирда тәүге тапкыр катнаша. Ярышларга бу коллективтан барлыгы 5 кеше – 2 кыз һәм 3 ир-ат юл тотачак. Гөлназ Кадыйрова аларны “уникаллар” дип атады – бу журналистлар радиода гына түгел, филиал составындагы газета, сайт, телевидениедә дә эшли. Әңгәмәдәш билгеләп узганча, тыңлаучылар арасында да Казанга барып, яраткан хезмәткәрләре өчен җан атарга теләүчеләр табылган. “Араларында хәтта пенсионерлар да бар”, — дип, Гөлназ Кадыйрова барлыгы 5-6 кешенең Казанга барырга теләк белдерүе хакында әйтте. “Телевидениедән дә төшерергә барырга теләгәннәр иде. Эш тыгыз булганлыктан, барып чыкмас ахыры”, — дип белдерде ул. Мамадыш журналистларының җиңүгә омтылышы зур. “Әгәр без җиңә калсак, ә безнең характерыбыз корычтай дияр идем, турнирны үзебездә кабул итәргә әзербез”, — диде Гөлназ Кадыйрова.

Ярышларны тамаша кылу – бушлай. Беренче урынны алучыга күчмә кубок биреләчәк. Хөкемдарларның да спорт журналистлары булуы көтелә.

 

Татар-информ

Бәйле