Япониядә коточкыч ваҗига: ир-ат, инвалидлар йортына кереп, пациентларга һөҗүм иткән

Япониядә коточкыч ваҗига булган. Ир-ат, инвалидлар йортына кереп, пациентларга һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә 19 кешенең гомере өзелгән, 26 кеше яраланган.

 Ваҗига Сагамихара станциясеннән ерак түгел була. 26 июльнең  таңында (Япония вакыты белән)  җинаятьче “Сад лилий в Цукуи” картлар йортына үтеп керә һәм, кулына пычак алып, пациентларга һөҗүм итә башлый. 19 кешенең гомере өзелә,  тагын 26 кеше яралана. 20 пациент бик авыр хәлдә дип хәбәр ителә.

Ярты сәгать үткәч, җинаятьче үзе полиция участогына килеп, барысын да сөйләп бирә. Аның сумкасы канлы пычаклар белән тулган була.

Әлеге инвалидлар йортында 19-75 яшьлек 149 кеше яшәгән.

Җинаятьче – 26 яшьлек япон кешесе икәне билгеле. Егет инвалидлар йортында эшләп, күптән түгел генә эштән киткән булган. Аның психик яктан сәламәт булмавы турында да фикерләр бар.

дом

Мәгълүмат РИА Новости сайтыннан алынды

Бәйле