«Рубин» халыкара уеннарда Русиядән башка, Татарстан исеменнән генә уйный аламы?

Татарстан спортчылары халыкара уеннарда бары тик федераль үзәкнең рөхсәте булганда гына аерым чыгыш ясый ала. Бу хакта ФИФАның җавап хатында белдерелә. //Азатлык Радиосы//

 Азатлык радиосы ФИФАга (FIFA  Халыкара футбол оешмалары федерациясе) Ирландия, Уэлс, Шотландия кебек Татарстанның да үзенең милли командасы белән халыкара ярышларда катнашу мөмкинлеге бармы дигән сорау юллаган иде. Җавап булып килгән хатта ФИФА вәкиле оешманың нигезләмәсенә сылтады.

Әлеге нигезләмәнең 11нче бүлегендә ФИФАга җирле оешмаларның керү тәртибе аңлатыла. Оешмада бәйсез илләр катнаша алуы хакында әйтелә. Шулай ук Британиянең ассоциацияләре аерым рәвештә катнашалар диелә.

Бүлекнең алтынчы маддәсендә исә бәйсезлеге булмаган илләр ФИФА ассоциациясендә бары тик ул кергән илнең рөхсәте һәм хуплавы белән генә катнаша алуы әйтелә. Ягъни, халыкара ярышларда катнашу өчен Татарстан футбол ассоциациясенә Русия милли футбол ассоциациясе рөхсәте кирәк булып чыга.

нигезлщмщ  ФИФА нигезләмәсендә күрсәтелгән әгъза булу шартлары

Пензада яшәүче татар егете Йосыф Исәнәев Русиягә карамыйча Татарстан спортчыларының халыкара уеннарда аерым да чыгыш ясарга хокукый нигезе бар дип белдереп, Татарстан президентына хат юллаган иде. Ул Татарстан Конституциясе, Русия белән Татарстан арасындагы шартнамә моңа мөмкинлек бирә, дип әйтә.

Татарстан Яшьләре эшләре һәм спорт министрлыгы исә бу мөмкин түгел дип белдерде. Шундый ук фикерне спорт белгече Айрат Шамилов әйткән иде. Соңгы атналарда интернетта Татарстанның үз футбол такымын булдыру турында сораштырулар бара.

Бәйле