Казанда инвалид кыз-бала үз-үзенә кул салырга теләгән

25 июньдә Казанның Идел буе районында урнашкан йортларның берсендә 12 яшьлек кыз үз-үзенә кул салырга омтылган. Хәзерге вакытта бала авыр хәлдә, ул Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча тикшерү идарәсенең Идел буе районы тикшерү бүлегендә башлангыч тикшерү ачылган. Якынча мәгълүматларга караганда, кыз бала инвалид булган. Ул операция кичергән һәм тернәкләнү чоры авыр үткән. Шул сәбәпле үз-үзенә кул салырга уйлаган. Кызның баш мие селкенгән һәм бот сөяге муентыгы сынган.

Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

 

Татар-информ

Бәйле