Татар яшьләре форумы алдыннан Тәбрис Яруллин, Айрат Фәйзрахманов мөхәррир-журналиcт Римзил Вәли белән бәхәскә керә [видео]

4-7 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелә. Әле чара алдынна Татар яшьләре форумы әйдаманнары Тәбриз Яруллин, Айрат Фәйзрахманов мөхәррир-журналист Римзил Вәли белән бәхәскә керә. 

Форум эшчәнлегендә 30 чит илдән, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районарыннан 900дән артык делегат катнашыр дип көтелә. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла.

Яшьләр оешмасы, заманча проектларны гамәлгә кую белән беррәттән, агымдагы тормышта нинди эшләр башкарырга тиеш? Татар яшьләре оешмасы нинди уңышларга иреште һәм киләчәккә нинди максатлар куя? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны  «Дөнья» студиясе баш мөхәррире Римзил Вәли яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов белән берлектә эзләде. Айратка Римзил Вәли авыз да ачтырмаса, Тәбриз әле үз сүзен әйтеп өлгерә алды.

Видео Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды

Бәйле