Биектау башлыгы комбайнчыларны үз кулларыннан ашата

Татарстан басуларында кызу урак өсте бара. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин урып-җыюның барышы белән һәрдаим кызыксынуын инстаграм битендә дә хәбәр итеп тора. 

27 июльдә ул басуларны шәхсән карап, кырда эшләүче комбайнчыларның хәлен белеп кайткан. Иң алдынгыларын премия белән сөендергән дип тә аңладык. «Үзем шәхсән комбайнчыларның эшләү шартлары, ашау сыйфатын да карадым», ди район башлыгы инстаграм битенә керткән фото астында.

Рөстәм Кәлимуллин комбайнчыларның ризыкларын тотып кына түгел, комбайнга да утырып фотога төшкән. «Сагындыра комбайннар! Егет чагыма кайткан кебек булдым!», дип белдерә Биектау башлыгы.

Сам лично ознакомился с условиями работы комбайнеров, качеством питания. #vgora

Фото опубликовано Рустам Калимуллин (@kalimullin.rustam)

Сагындыра комбайннар! Егет чагыма кайткан кебек булдым. #vgora

Фото опубликовано Рустам Калимуллин (@kalimullin.rustam)

Бәйле