Казанда юл-транспорт һәлакәтендә машина һавага очкан [видео]

26 июльдә Казанның Көньяк трассасында Арбузов урамы тирәсендә «Тойота» автомобилен йөртүче «Деу Нексиа» автомобиленең бамперына бәрелгән. Һәлакәт «Тайотаның» хуҗасы куркыныч маневрлар ясап, машинаны агрессив йөртү нәтиҗәсендә  булган.

Бәрелү шулкадәр нык булган, хатта «Деу Нексиа» һавага күтәрелгән. Әлеге һәлакәтнең шаһитлары: «Америка киноларындагы кебек булды! Машина һавага очты!», дип сөйли. Бәхеткә, үлүчеләр  юк, дип хәбәр ителә.
Мәгълүмат Бизнес-онлайн сайтыннан алынды
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий