Авыл хуҗалыгы министры телефоны белән Татарстан басуларыннан фоторепортаж төшерә [фото]

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кызу урак өсте вакытында Татарстан районнарына барып, урып-җыю эшләре белән якыннан танышып йөри.

Июль ае – авыл хуҗалыгы өчен эшнең иң кызган вакыты. Марат Әхмәтов та бу көннәрдә Татарстан районнары буйлап басуларны тикшереп йөри.

Эше тыгыз булуына карамасатан, иген кырларын, чөгендер, кукуруз басуларын фотога төшереп, Инстаграм битенә урнаштырып бара. Кайсы район күпме уңыш җыйганын, нинди сорт бодай үстергәнен дә язып куярга өлгерә.

Марат Әхмәтовның язылучылары да әлеге фотоларны бик ошата, фотоларның профессиаональ итеп төшергәненә дә игътибар итә. Шулай итеп, бер язылучы карабодай басуы фото астына: “Әйе, эххх диярсең шул, шундый оста төшерелгән фото, мин хәтта бодай кырының исен сизәм”, дип язып куйган

Кочле бодай кыры…

Фото опубликовано Марат Ахметов (@marat.akhmetov.mcx)

Кукуруза басуы.

Фото опубликовано Марат Ахметов (@marat.akhmetov.mcx)

Бәйле