Елена Исинбаева спортчыларны Олимпия уеннарына күз яшьләре белән озата [видео]

28 июльдә Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында Русия спортчыларын Рио-де-Жанейрода узачак җәйге Олимпия уеннарына тантаналы рәвештә озаттылар.

 Рио-де-Жайнерога волейбол, гандбол, өстәл тенисы, синхрон йөзү, бокс, ат спорты ярышларында катнашучылар – барлыгы 70 спортчы юл тотты.

Спортчыларны озатырга җанатарлар һәм Руссия Олимпия комитетының җитәкчесе Александр Жуков та килгән иде. Ул катнашучыларга әлеге авыр чорда уңышлар теләде һәм алар өчен уеннар вакытынды уңайлы шартлар тудырырга вәгъдә итте.

27 июльдә  спортчыларга үз фатихасын Русия Президенты Владимир Путин да бирде. Әлеге чарада Олимпия уеннарына барудан мәхрүм калган атлетлар да чыгыш ясады.  Олимпия чемпионы исемен яулаган Елена Исинбаевага сүз бирелгәч, спортчы күз яшьләрен тоеп кала алмады. “Кемдер өчен бу – беренче Олимпия уеннары иде, икенчеләре өчен – соңгысы булырга тиеш иде. Безне нахакка гаепләп, акланырга да мөмкинлек бирмәделәр ”, диде ул.

Бәйле