Татар радиосы ди-джее Гөлназ Сәфәрова җирән чәчле булып ала [фото]

Гөлназ Сәфәрова радиотыңлаучыларны, тамашачыларны үзгә тавышы белән генә түгел чибәрлеге, зәвыклы итеп киенә белүе белән дә яраттыра. Бу көннәрдә ул җирән чәчле булып алган, башына парик киеп караган. 

Танылган алып баручы, һаман да күз алдында булганлыктан, үзенең тышкы кыяфәтен кайгыртып торырга тиеш. Әмма матурлык түземлек кенә түгел, күп вакыт  та сорый. Күлмәген дә сайлыйсы бар, прическа белән макияжга  да шактый вакыт кирәк. Бәлкем, шуңадыр да, Гөлназ Сәфәрова әлеге образны бик ошаткан.

Бәйле