Урак өстенең беренче нәтиҗәләре билгеле булды

27 июльдә Татарстанда 1 миллион тонна ашлык суктырып алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

«1 миллион тонна кичә җыеп алынды. Бүген иртәнге вакытка җыеп алынган ашлык күләме — 1 млн 150 мең тонна”, дип белдерде Илдус Габдрахманов.

Министр урынбасары әйтүенчә, барлык мәйданнарның 24 проценты урып-җыелган, бер гектардан җыеп алынган уңыш уртача 31,1 центнер тәшкил итә.

Районнар буенча иң югары темплар – Актаныш районында — барлык мәйданнарның 35 проценты җыеп алынган. Зәй, Чистай, Әлки районнарында – 33 процент, Апаста – 32, Кайбычта – 30 процент мәйданнарда урак төгәлләнгән.

Зәй районы бер гектардан җыеп алынган уңыш күләме буенча лидер – 43,5 центнер. Гектарыннан 40 центнердан күбрәк уңыш җыеп алган тагын ике район бар – Нурлат (40,41) һәм Тәтеш (40,3).

Һәр елдагы кебек үк, быел да ашлыкка бәяләр үзгәреп тора. Әмма хуҗалыкларның Республиканың Региональ фондының икмәк кабул итү пунктларына тапшыру бәяләре билгеле һәм тотрыклы. 3 класс бодайның бәясе 10 сум, 4 классныкы – 9,50 сум, 5 нче, фураж өчен бодайныкы – 8,50 сум; арыш – 7,40-7,00 сум; арпа – 8 сум.

“Басуларда икмәк начар түгел. Уңышның күләме никадәр дәрәҗәдә югалтуларсыз җыеп алудан тора”, диде Илдус Габдрахманов.

“Ни генә әйтсәк тә, ел кырыс булды. Аерым төбәкләрдә явым төшем вегетация чоры – май-июнь-июль айларында әйбәт елларда 160 мм ким булмый иде. Быел 60-70 мм белән калган районнар күп. Шулай булса да уңыш бар. Бу – хезмәт, технология нәтиҗәсе. Һава шартлары начар түгел, көнне-төнне ялгап җыеп алуларын һәм бәрәкәтен күрүләрен сорыйм “,  диде Илдус Габдрахманов.

 

Татар-информ

Бәйле