Казан мәчетләренә «ревизорро» килә

Мәчетләрдә яшертен, алдан хәбәр ителмәгән тикшерүләр уздырылачак.

Бу хакта “Хозур” нәшрият йортына караган “Азан” интернет-радиосына республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров җиткерде.

«Мәчетләребез күп. Мөселманнарга юнәлеш бирергә кирәк. Яшерен күзәтүче мәчетләрнең чисталыгын һәм пөхтәлеген ачыклый. Моннан тыш вәгазьләрнең ни дәрәҗәдә актуаль, кызыклы һәм аңлаешлы булуына да бәя бирә» , дип сөйләде ул.

«Ревизорро» инде бүген үк бер мәчеттә була. Кайсы мәчеттә икәнен Рөстәм хәзрәт сер итеп калдырды.

Интертат

Бәйле