Кушма Штатларда балалар өчен уникаль китап чыгарганнар [видео]

Кушма Штатларда «The Wonderful Wizard of Oz» (урысча ул күбрәк «Волшебник изумрудного города» исеме белән танылды) әкиятен бик кызыклы китап итеп чыгарганнар.

Әлеге китапның һәр бите үзенә җәлеп итеп тора. Бала әсәрне укып кына калмый, ә әкияти дөнья буенча сәяхәт итә. Китапның беренче битен ачуга ук тылсымлы шәһәргә аяк басасың. Нәни укучыларны гына түгел, олыларны да гаҗәпләндерерлек китап бу!

Бәлкем,  татарча да шундый үзенчәлекле һәм балалар өчен кызыклы китап чыгарсалар, татар әкиятләрен укучылар тагын да артыр иде.

Әлегә, видеоны карап, әкияти дөнья буйлап сәяхәт итәргә чакырабыз!

Бәйле