Машинаны һавага «очырган» гаепле кешене табып, иң җиңел җәзага тартканнар

27 июль көнне Казанның Көньяк трассасында коточкыч юл һәлакәте булган иде.

«Тойота» автомобиле «Деу Нексиа» белән бәрелешү нәтиҗәсендә, “Деу Нексия” машинасы һавага очты.

Гапле машина йөртүчесе һәлакәт урыныннан качып ките. Әммә полиция хезмәткәрләре аның эзенә төшкән. Ул  33 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аны 12 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.

Әлеге хәбәр интернетта бик тиз таралып, бик күпләрне гаҗәпләндерде. “Мондый һәлакәт китереп чыгарган өчен, гомерлеккә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә кирәк”, дип фикерен белдерде халык.

Мәгълүмат prokazan.ru сайтыннан алынды

Бәйле