Соңгы арада Татарстанның район башлыклары социаль челтәрләрдә бик актив. Кемдер “love story” төшә, кемдер урак өстендә комбайнчыларның хәлен белә. Ә менә Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин күпердән тарзанка белән сикергән.
Бу видеоны Айрат Хәйруллин инстаграм челтәрендәге аккаунтына урнаштырган һәм “Күңелемне җилләтем” дип язып куйган. Район башлыгының аккаунтына язылучылар, соклануларын белдереп: “безнең мэр иң “текә”, “горурланабыз”, “менә бу ир”, дигән фикерләр дә калдырган.
–
–