Казан Кирмәнендә узачак «фотоштурм» катнашучыларын кыйммәтле бүләкләр көтә

Казан Кирмәне күренешләрен Русия Банкының яңа банкнотларына урнаштыруга тавыш бирү кысаларында 2 август көнне Кирмәндә фотокросс үтәчәк. Бу хакта Казан фотография һәм кино ачык мәктәбенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Фотокроссны уйлап табучы һәм оештыручы Олег Самойлов әлеге чараның максаты дип төрле ракурсларда төшерелгән Казан Кирмәне күренешләрен Русия халкына күрсәтүне атый. «Моның өчен бер тарихи объектка «фотоштурм» ясаячакбыз. Теләге булган һәркем Кирмәнне үзе күргәнчә төшереп, фотолар белән социаль челтәрләрдә бүлешә алачак. Акциянең хэштегы — #200Казань», ди Олег Самойлов.

Акция бәйге рәвешендә үтәчәк. Иң уңышлы фото авторларын бүләкләр көтә, алар арасында фотокамера, экшн-камера, селфи-таяк бар.

Татар-информ

Бәйле