Казанда, 7 яшьлек малайны бәрдертеп, һәлакәт урыныннан качкан йөртүчене эзлиләр

15 августта 18.00дә әлегә ачыкланмаган автомобиль Курская урамы 27нче йортның ишегалдында 7 яшьлек малайны бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан качып киткән. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт аркасында малайның корсак куышлыгы имгәнгән, төрле җәрәхәтләр алган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң ул өенә кайтырып җибәрелгән.

Казан ЮХИДИе баланы бәрдерү шаһитларын эзли. Барлык мәгълүматны (843) 5-333-819, (843) 5-333-900 телефоннары буенча шалтыратып әйтергә була.

Узган тәүлектә Казанда 159 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда дүрт җәяүле һәм бер машина йөртүче зыян күргән.

Татар-информ

Бәйле