Рәмилә Батырованың егете туй вакытында кияүгә чыгарга тәкъдим ясый [фото]

Рәмилә белән Рәзилә Батыроваларның иҗаты белән күпләр таныш. Игезәк кызлар моңлы җырлары белән тамашачыларның мәхәббәтен кыска вакыт өчендә яулап ала алды. Мәхәббәткә килгәндә, кызларның берсенә күптән түгел кияүгә чыгарга тәкъдим  ясаганнар.

Рәмилә Батырованың сөйгән егете Илнур танышларының туенда тәкъдим ясарга булган. Рәмилә сөенече белән Вконтакте битендә бүлеште: «Ул миңа тәкъдим ясады һәм мин риза булдым», дигән ул.

Яшьләргә гаилә бәхете теләп калабыз!

Бәйле