Рөстәм Миңнеханов ярдәмчеләре белән театрга килгән. Камаллылар президентка нәрсә күрсәтә? [фото]

Бүген, 16 августта, Галиәскәр Камал театрына Татарстан респбуликасы президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Президент иң беренче чиратта театр каршындагы мәйданны, бинаның фоейсын һәм балконнарын карап чыкты. Бу юкка гына түгел, чөнки бүген Рөстәм Миңнехановка театрның төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр. Проект буенча аңлатмаларны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнәтәев һәм белгечләр биреп үтте.

Хәзерге бина совет чорындагы постмодернизм үрнәге булып тора. Шуңа да, проектны төзегәндә бинаның биеклеге чикле булуын истә тотканнар. Яңа план буенча өстәмә репетиция заллары һәм җитештерү бүлмәләре барлыкка килергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов  яңартылган бинаның функциональ булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Аның фикеренчә, бинаның тамашачылар, театрның хезмәткәрләре өчен дә уңайлы булуы мөһим. Шул ук вакытта, театрның йөзен дә югалтмау шарт. Ул шәһәрнең гомуми стилистикасына туры килергә тиеш.

“Без булганны саклап калырга тиешбез. Камал театры — шәһәребезнең йөзек кашы. Аның спектакльләренә халык яратып йөри.  Кабан күле буйларын әлеге бинадан башка күз алдына  китереп тә булмый», диде Рөстәм  Миңнеханов.

Проект турында сөйләшүдә президентның ярдәмчесе Ләйлә Фәйзуллина, Наталия Фишман, җир һәм миллек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев,  архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәренең башлыгы Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм театр  вәкилләре  катнашты.

Сөйләшү тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов Кабан күле буйларын да карап чыкты. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Кабан күле ярлары буйлап та төзекләндерү эшләре бара.

Бәйле