Кызу көннәр әле алда…

Үткән көннәр белән чагыштырып караганда Татарстанда һава торышы салкынча. Кичә республикада 40 градуска кадәр эсселек күзәтелсә, бүген уртача һава температурасы бары 25 градус.

Ләкин синоптиклар фаразлавынча, бу бары вакытлы күренеш. Атна ахырында температура янә күтәреләчәк. 17 августта 30 градуска кадәр, 18е көнне 33кә кадәр, ә 19нчы августта термометр баганасы 34 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. Явым-төшемнәр республиканың кайбер раойннарында гына булырга мөмкин, алары да кыска вакытлы булачак.

Җәй инде ахырына якынлаша, эсселек тәмам туйдырып бетерсә дә, җылы көннәрнең кадерен белеп калыйк.

Бәйле